news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол турниры булды

Кукмарада район башлыгы Кубогына футбол турниры булды
Фото: Эльвира Миннәхмәтова/«Кукмор-информ»

Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда Кукмара район башлыгы Кубогына футбол турниры булды. Турнирда Кукмара, Нократ Аланы, Саба, Теләче районнарыннан һәм Казаннан 20 команда катнашты. Ярышлар бишенче ел рәттән уза.Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Миннәхмәтова хәбәр итә.

Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

«Узган атнада бу стадионда Ринат Мөхәммәтшин Кубогына ярышлар узды. Без кунакларны кабул итәргә һәрвакыт шат. Бүген бездә күрше-тирә районнардан да спортчылар уйный. Барыгызга да яхшы уен телим! Бу турнир күркәм традициягә әйләнсен!» - дип сәламләде турнирда катнашучыларны район башлыгы.

Нәтиҗәләрне соңрак билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100