news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр оешмалары тикшерүгә чыкты

Алар "Универмаг" һәм "Детский мир" кибетләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерде.

(Кукмара, 3 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров, Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Нурфат Яппаровлар "Универмаг" һәм "Детский мир" кибетләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Тикшерү барышында биналардагы өстәмә чыгу юллары, гадәттән тыш хәлләр була калса, аларның ачык, кешеләргә чыгу өчен уңайлылыгы, янын сүндерү җайланмаларының булуы, аларның куллану сроклары, бина янгын һәм коткару сигнализацияләренә тоташтырылганмы - барысы да исәпкә алынды. Тикшерү барышында төтен җибәреп, аларның төзеклегендә карадылар. Биредә эшләүчеләр янгын куркынычы туган очракта нинди чаралар башкарырга кирәклеге турында да мәгълүмат алып, янгын сүндергеч белән эш итү тәртибенә өйрәнделәр.

-Мондый тикшерүләр тиеш булган өчен генә түгел, ә иң мөһиме – кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып эшләнә, - диде район прокуроры Ришат Шакиров. –Шуңа күрә кибет хуҗаларына күпләп халык җыела торган сату залларында өйрәнүләрне ешрак үткәрергә кирәк, дип уйлыйм. Һәркем гадәттән тыш хәлләр туган вакытта нишләргә кирәклеген белергә, әзер булырга тиеш. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100