Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада прокуратура хезмәткәрләре Спартакиадасының зона туры узды
Призлы урын алучыларга диплом һәм кубоклар тапшырылды.
(Кукмара, 24 апрель,"Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә Кукмараның "Ялкын" спорткомплексында Татарстан Республикасы прокуратура органнары хезмәткәрләре катнашында үтә торган VI Спартакиаданың зона туры узды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
Бәйгедә Әтнә, Апас, Буа, Биектау, Саба, Кукмара районнары катнашты.
Бәйгенең тантаналы өлешендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин үзенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде, спортчыларга уңышлар теләде. Шулай ук чарада район прокуроры Ришат Шакиров, сугыш ветераны Риза Галин, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Алмаз Галәветдинов, кул көрәше буенча Россиянең спорт мастеры Рузия Габдрахманова һәм башкалар катнашты.
Спартакиадада катнашучы прокуратура хезмәткәрләре җиңел атлетика, шахмат, гер спорты буенча көч сынашты.
Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Биектау командасы алды. 2 урында – Саба, 3 урында – Кукмара командасы. Призлы урын алучыларга диплом һәм кубоклар тапшырылды.
Беренче урыннарны яулаган спортчылар прокуратура хезмәткәрләренең гомуми Спартакиадасында катнашачаклар. Бәйге 13 майда Норлатта үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз