news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада полициянең гарнизон разводы узды

Һәр хезмәткәр хезмәткә кагылышлы өндәмәләр алды

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Кукмара район үзәгенең Җиңү паркы каршындагы мәйданда хокук сагында торучыларның гарнизон разводы булды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең барлык шәхси составы катнашты.

ТР Эчке эшләр бүлеге министры боерыгы нигезендә кварталга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чарага һәркем тиешле хәзерлек белән килгән иде.

- Әлеге чара җәмәгатьчелекне хокук тәртибенең нинди көчләр тәэмин итүен күрсәтүне төп максат итеп куя, - ди полиция начальнигы Рамил Нургалиев. -Хокук сагында торучы башкалардан үзенең тышкы кыяфәте, матур итеп аралаша белүе, акыллы фикер йөртүе белән дә аерылып торырга тиеш. Без тәүлек дәвамында халыкка ярдәмгә килергә әзер. Полиция хезмәткәрләренә ышаныч булганда гына тиешле нәтиҗәләргә ирешү мөмкин. Гарнизон разводында строй гына тикшерелми, хезмәт итү чорында үзләрен бик яхшы яктан күрсәтүчеләрне дә бүләклибез. Җинаятьләрне ачуда, иминлекне тәэмин итүдә аеруча тырышып эшләүчеләр бүлектә шактый. Аларны халыкның белергә һәм күрергә, әлбәттә, хакы бар.

Хезмәткә кагылышлы өндәмәләр алган һәр хезмәткәр разводтан соң үз юнәлеше буенча эш урыннарына юл тотты, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100