Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада полиция Кыш бабае балаларны бәйрәм белән котлады
"Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгенә полиция Кыш бабае килде
(Кукмара, 4 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны") Кукмара "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгендә дә Чыршы бәйрәме бик матур, оешкан төстә үтте. Чыршы бәйрәменә Убырлы карчык, әкият геройлары гына түгел, ә погонлы Кыш бабай да килгән иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
-"Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында быел балаларны тернәкләндерү үзәгенә килдек. Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм, саулык-сәламәтлек, озын гомер телим, - дип район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев үзенең котлау сүзләрен ирештерде.
Полиция хезмәткәрләре буш кул белән генә килмәгәннәр: Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең иҗади осталыкларын күрсәткән балаларга тәм-томнар, бүләкләр өләштеләр. Гомумән, бәйрәмгә килгән бер генә бала да бүләксез калмады. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз