Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада полиция хезмәткәрләре каракны тоткарлаганнар
Билгесез ир, веранда тәрәзәсе рамын алып, өйгә үтеп керүен һәм 15 мең сумлык кесә телефонын, кием һәм 3 пычакны урлаган.
(Кукмара, 3 июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Полиция хезмәтенә Кукмараның Магистральный урамындагы шәхси йортларның берсенә чит кеше керүе турында хәбәр алына, дипя за kukmot-rt.ru сайты.
Әлеге хәл булган урынга полиция хезмәткәрләре килгәч, йорт хуҗасы 24 июньнән 25енә каршы төндә билгесез ирнең, веранда тәрәзәсе рамын алып, өйгә үтеп керүен һәм 15 мең сумлык кесә телефонын, кием һәм 3 пычакны урларга маташуын әйтә. Начар ниятле ир полиция хезмәткәрләре тарафыннан шунда ук тоткарлана. Тикшерү барышында аның 54 яшьлек булуы, элек хөкем ителгәнлеге, район авылларының берсендә яшәве ачыклана.
Угрылыкта шикләнелүчегә карата җинаять эше ачылып, кулга алына. Мондый җинаять өчен законда иң зур җәза – 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз