news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кукмарада пенсионерлар очсызрак бәядән мунча керә алачак

Ләкин вакытлыча гына

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Кукмарада пенсионерлар гомуми мунчада 2 көн ташламалы бәядән юына алачак. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, 2, 3 октябрьдә пенсионерларга мунчада гомуми залда юынуга пенсия таныклыгы нигезендә 50 процент ташлама ясалачак, дип игълан итте районның “Хезмәт даны” басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100