Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада "Озын толым" бәйгесендә мактаулы исем алу өчен көч сынаштылар
Конкурсантлар озын чәчләре белән генә түгел, ә талант, акыл, тапкырлык, аш-суга осталыклары буенча да көч сынашалар.
(Кукмара, 21 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Районда "Озын толым" бәйгесе үтә. Бүген "Салават күпере" балалар бакчасында озын чәчле яшь кызчыклар әлеге мактаулы исемне алу өчен көч сынашты. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.
Конкурсантлар озын чәчләре белән генә түгел, ә талант, акыл, тапкырлык, аш-суга осталыклары буенча да көч сынашалар. Конкурс "визит карточкасы" белән башланып китте. Кызлар үзләре, нәрсә белән мавыгулар һәм гаиләләре турында сөйләделәр.
- Мондый чара инде икенче ел рәттән оештырыла. Беренче тапкыр ул "Татар кызы" исеме астында үткән иде, быел "Озын толым" дип атала. Чөнки элек-электән озын толым кызларның күрке булган. Толым озынрак булган саен, матуррак саналган. Заманалар үзгәрде, тик шулай да, билгә җиткән озын чәч әле дә кызларның алыштыргысыз бизәге булып тора. Конкурсантларның барысы да "Озын толым" исемен йөртергә лаек, - диде өлкән тәрбияче Земфира Ямалова.
Бәйге бик күп матур, уңай кичерешләр бүләк итте. Яшь конкурсантлар бик матур чыгыш ясадылар, үзләрен лаеклы тоттылар. Аларга "Салават күпере" балалар бакчасының яшь артистлары да булышты. Бәйгедә катнашкан кызларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз