news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада “Озак яшәү мәктәбе” программасын тормышка ашыру кысаларында чара оештырылды

Чара өлкәннәрнең өйләрендә лекция рәвешендә узды.

(Кукмара, 3 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада “Озак яшәү мәктәбе” социаль программасын тормышка ашыру кысаларында чара оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләре “Озак яшәү мәктәбе” социаль программасын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучы егерме дүрт кеше белән чара үткәрде.

Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү. Чара өлкәннәрнең өйләрендә лекция рәвешендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100