news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы кубогы»на беренчелек ярышлары булды

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы кубогы»на беренчелек ярышлары булды
Фото: Эльвира Иванова, «Хезмәт даны»

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы кубогы»на район беренчелеге старт алды. Бүген «Барс Арена» спорт комплексында ярышларның беренче этабы узды. «Хезмәт даны» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Ярышлар 7 этапта үтә. Декабрь аенда супер-финал була. Анда районнан теләге булган һәркем катнаша ала», — диде ярышлар судьясы Рөстәм Фәйзуллин.

Ярышларда 18 яшь һәм өлкәнрәк ир-егетләр, 18 яшькә кадәрге үсмерләр һәм кызлар, хатын-кызлар катнаша. Район башлыгы Сергей Димитриев та, башка еллардагы шикелле, ярышларның һәр этабында уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot