news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада октябрь аенда 17 исерек шофер машина йөртү таныклыгын алдырган

Юл хәрәкәтендә катнашучылардан тиешле закон таләпләрен үтәү сорала.

(Кукмара, 27 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, октябрь аенда инспекторлар тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 17 шофер ачыкланган, үзвакытында ЮХИДИ штрафларын түләмичә йөргән өчен 17 административ беркетмә төзелгән, дип яза җирле басма.

Исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручыларның, штрафларын түләмәүчеләрнең исемлеге белән әлеге сылтама http://gibdd.tatarstan.ru/rus/dangerous_driver аша кереп танышырга мөмкин.

Юлларда сак һәм игътибарлы булу, тиешле закон таләпләрен үтәү сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot