news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада өч баланы янгыннан коткарган Ринат Хәлимовка медаль бирделәр

Россия Тикшерү комитетында Ватанның яшь геройларын бүләкләү тантанасы булды. Биредә Татарстаннан Починок-Кучук авылы мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Ринат Хәлимовка «Батырлык һәм кыюлык» медален тапшырдылар.

Июль аенда Ринат, үз гомерен куркыныч астына куеп, Кукмара районында Кенәбаш авылында янып яткан йорттан өч кечкенә кызны коткарган.

  • Аның турында «Инетртат» сайтында «Кем ул Кенәбаш каһарманы: 12 яшьлек Ринат өч сеңелкәшен янгыннан саклап калган» дигән мәкаләр чыкты.

Ватан Геройлары көненә багышланган чарада Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин, ведомство рәисенең беренче урынбасары Эдуард Кабурнеев, Россия Тикшерү комитетының региональ тикшерү идарәләре җитәкчеләре, ведомствоның һәлак булган хезмәткәрләренең гаиләләре һәм һәлак булган яшь геройларның туганнары катнашты.

Бастрыкин үзенең мөрәҗәгате вакытында искәрткәнчә, бу бәйрәмнең тамырлары тирән һәм традицияләре бар, без ватандашларыбызның ил тарихындагы барлык чорларда кылган батырлыкларын хөрмәт итәбез, диде ул.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot