news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада әниләргә "Ана капиталы" сертификатлары тапшырылды

Дәүләт сертификатына биш хатын-кыз ия булды.

(Кукмара, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Әниләр көне алдыннан Район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Марсель Төхбәтуллин икенче баласын тапкан хатын-кызларга тантаналы рәвештә "Ана капиталы" сертификатлары тапшырды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Дәүләт сертификатына Гөлчәчәк Баһманова, Ольга Баязитова, Венера Галимова, Марина Жукова, Ирина Ишмурзиналар ия булды.

Идарә җитәкчесе бәхетле әниләрне тәбрикләп, әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына тотарга, шулай ук әниләрнең пенсиясенең тупланма өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100