news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада Әниләр көне уңаеннан бәйрәм узган

Бәйрәмдә төрле номинацияләр буенча җиңү яулаган әниләр тәбрикләнде.

(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы Мәдәният йортында үткән чарада Әниләр көненә багышланган районкүләм җыр һәм шигырь конкурсының җиңүчеләре чыгыш ясады. Концертны Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә "Алтын Арфей" талантлы балалар мәктәбенә йөрүче сабыйлар башлап җибәрде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйрәм тәбрикләүләр белән үрелеп барды. "Күп балалы әни" номинациясендә Кукмара төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Алина Павлова, "Әни - укытучы" номинациясендә күппрофильле лицей укытучысы Розалия Мансурова, "Спортчы әни" номинациясендә өстәмә белем бирү учреждениесе педагогы Рузия Габдрахмановалар җиңү яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot