news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада наркомания диагнозы белән 7 кеше исәптә тора

Аларның уртача яше 30-45 яшь.

(Кукмара, 28  июнь,"Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүгенге көндә Кукмара районы үзәк дәваханәсендә наркомания диагнозы белән 7 кеше (2 хатын-кыз, 5 ир-егет) исәптә тора. Аларның уртача яшьләре 30-45 яшь, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

-Исәптә торучылар арасында дәвалану теләге белән үзләре килүчеләр дә, полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркопритоннарда тоткарланып китерелүчеләр дә бар, - ди табиб-нарколог Рөстәм Сабирҗанов. – Әлеге наркоманнар даими рәвештә дәваханәдә тикшеренү узалар, без аларга булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз. Әмма арада наркотик кулланудан туктаганнан соң барлыкка килгән бушлыкны исерткеч эчемлекләр белән тулыландыручылар да юк түгел. Андыйлар белән дә даими эшлибез, баткаклыктан чыгарга булышабыз.

Шунысы сөенечле: Кукмарада наркоманнар саны кимү ягына бара. Героин, морфиннан башка тормышларын күз алдына да китерә алмаучыларга бу наркотикларны табу шактый кыенлашты, чөнки наркополицейскийларның тырышлыгы белән аларны тәэмин итү каналлары ябыла бара. Элек наркоманлык буенча дәваханәдә исәптә торып, хәзер тәүбәгә килгән, тулысынча сәламәтләнгән бер ир-егетнең сүзләрен бер онытасым юк: "Кукмарага наркотиклар кертүне чикләгән полиция хезмәткәрләренә рәхмәтем зур. Әгәр бу эш туктатылмаган булса, мин әлеге сазлыктан чыга да алмаган булыр идем", - дигән иде ул. Хәзер аның эше дә, гаиләсе дә, балалары да бар. Тик менә наркотикларның яңа төрләре дә көннән-көн чыгып кына тора бит. Интернет челтәрендәге кайбер сайтларда да нинди генә наркотик матдәләр тәкъдим ителми. Күпчелек наркоманнар үзләренә кирәкле препаратны зур шәһәрләргә барып алдан сөйләшенгән схема буенча алып кайталар һәм кулланалар. Мондый очраклар кукмаралылар арасында да булды. Наркотик сатучылар күбрәк бернинди шөгыле булмаган яшьләрне үз ятьмәләренә эләктерергә тырыша. Шуның өчен әти-әниләр балаларына карата аеруча игътибарлы булсыннар иде. Ул-кызларында нинди дә булса үзгәрешләрне сизү белән, бәлане булдырмый калу өчен, ашыгыч рәвештә белгечләргә мөрәҗәгать итү зарур, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100