news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада намаз укучылар бәйгесе үткәрелә

Бәйгедә балалар гына катнаша.

Кукмарада намаз укучылар бәйгесе үткәрелә
архив

(Кукмара, 12 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 30 март, шимбә көнне Кукмара Үзәк мәчете бинасында Намаз укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә балалар гына катнаша. Алар берничә төркемгә бүленәчәк. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Беренче төркем – мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1 - 2 сыйныф балалары. Шарты – 2 рикәгатьле намаз укып күрсәтү, кыска сорауларга җавап бирү.

Икенче төркем – 3 - 4 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, “Кунут” догасын, “Аятелкөрси”не һәм иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.

Өченче төркем – 5 - 6 сыйныф балалары. Шарты – 5 вакыт намазлар арасыннан берсен укып күрсәтү, “Кунут” догасын, “Аятелкөрси”не, Азанны, азан догасын һәм “Аллаһүммә тәкаббәл” догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын һәм “Фатиха” сүрәсенең тәфсирен белү, кыска сорауларга җавап бирү.

Малайлар һәм кызлар аерым төркемнәрдә ярыша. Һәр катнашучыга истәлек бүләге һәм күчтәнәч бирелә, бәйгедә җиңүчеләргә исә Диплом һәм истәлек бүләге тапшырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100