Кукмарада Минск шәһәре делегациясе белән районның икътисади үсеше турында сөйләштеләр
Районга Минск шәһәрендә резина терлекчелек җиһазлары җитештерә торган оешма директоры Юрий Боровских җитәкчелегендәге делегация килде.

(Кукмара, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Кукмарага эш визиты белән Белоруссия Республикасының Минск шәһәрендә резина терлекчелек җиһазлары җитештерә торган оешма директоры Юрий Боровских җитәкчелегендәге делегация килде.
Алар «Рассвет» агрофирмасында, «Восток Агро» җәмгыятендә булып, яңа төзелгән һәм төзекләндерелгән фермаларны карады, Кукмараның «Туган төбәкне өйрәнү» музеенда район тарихы белән танышты. Кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев озатып йөрде.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү вакытында районның икътисади үсеше турында сүз барды.