Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада "Мин – спикер" дигән район бәйгесендә катнашучыларга дипломнар тапшырылды
Әлеге бәйгедә 11 укучы катнашты.
(Кукмара, 24 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмара күппрофильле лицеенда "Мин – спикер" дип исемләнгән район бәйгесе булды. Анда катнашучыларга дипломнар тапшырылды, - дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Аның инициаторы район прокуратурасы иде. Әлеге бәйгедә 11 укучы катнашты. Алар "Кеше. Гаделлек. Закон", "Хокук саклау. Гаделлек. Закон", "Хокук саклау. Прокуратура. Гаделлек" дигән темаларга чыгыш ясадылар.
Укучылар үзләренең чыгышларында "Нәрсә ул закон, гаделлек, җәза?", "Законнарны белү кешене һәрчак законга буйсынучы итә аламы?" дигән сорауларны күтәрделәр. Әлеге чараның азагында спикер Владимир Сыченков мастер-класс үткәрде. Ул чыгыш вакытында сөйләмне дөрес итү, чыгышны кызыклы ясау, халык алдында куркуны җиңү, тавыш һәм интонация белән идарә итү турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз