Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада «Мин бит татар малае» бәйгесенең чираттагы зона туры җиңүчесен ачыкладылар
Бәйгедә үз шәҗәрәсен сөйләгән Раян җиңүче булды.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Кукмара районының «Мин бит татар малае» бәйгесенең чираттагы зона туры Аш-Буҗи балалар бакчасында узды. Һәр биремгә ныклап әзерләнгән малайларның чыгышлары сокланырлык иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Аш-Буҗидан Рияз Бәдретдиновның сәхнә осталыгы үзенә тартып торды, Купкадан Идрис Закиров утлар чыгарып биеде, Зур Сәрдектән Рәсүл Гороховның кул эшләнмәләре нәселдән килгән осталыкны күрсәтте.
Адай авылыннан Раян Хантимеров тамашачы алдында үзен иркен тотуы, матур сөйләме, булдыклылыгы белән аерылып торды. Үз шәҗәрәсен сөйләгәндә, аны авыз ачып, тын да алмый тыңладылар. Бәйгенең җиңүчесе дә ул булды.
Бу бәйге — балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз