news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада махсус хәрби операция зонасына җибәрергә «тәгәрмәчле мунча» әзерлиләр

Бу көннәрдә Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасында мобилизациядә булган хәрбиләргә «МАЗ» машинасы кузовына мунча ясау эшен оештыру һәм белән мәшгуль. Мобилизациядәге солдатларга мунча ясап ярдәм итү идеясен «Эко-Сервис» оешмасы тәкъдим иткән. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Оешмабызда резервта «МАЗ» чүп җыю машинасы бар иде һәм анда үзйөрешле мунча ясау идеясе туды. Район башлыгы Сергей Димитриев та идеябезне хуплады. Хәрби комиссар Альберт Гомәров белән дә киңәшләштек. Һәм әлеге «МАЗ»ны «Сугышчан кардәшлек» оешмасына илтеп тапшырдык», - ди оешма җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов.

2010 елгы МАЗ машинасын мунча итеп әзерләү өчен уңайлы, коры бина кирәк була. Зур Кукмарадан шәхси эшмәкәр Рафис Мөбарәкҗанов үз карамагындагы база-гаражны аларга берсүзсез тапшыра. Һәм бүгенге көндә биредә мунчаны тизрәк өлгертеп, солдатларга илтеп тапшыру буенча иртәдән кичкә кадәр эш бара.

«Тимер-томыр эшләре тәмамлангач, эчке өлешкә, агач материаллары һәм җылыткыч белән тышларга тотынабыз. Бу эшне якыннары махсус хәрби операциядә булган Мәмәшир ир-атлары үзебез башкарачакбыз, диделәр. Кукмарадан бер эшмәкәр – очсызрак хакка «вагонка» такталары, икенчесе калай бирде. Бер оста кыйммәт булмаган бәягә мунча миче ясап китерде һ.б.», - дип сөйләде «Сугышчан кардәшлек» оешмасыннан Сергей Петров.

Билгеле булганча, районда «Без бергә» дип аталган хәйрия фонды бар. Оешма-предприятие, учреждениеләрдә эшләүчеләр дә узган ел бер көнлек хезмәт хакларын әлеге фондка күчерде. Үзебездә һәм хәтта чит якларда яшәүче эшмәкәрләр дә игелекле эштән читтә калмыйча, «Без бергә» хәйрия фондына үзләреннән өлеш кертә. Автомунча өчен калайга 50 мең сум акча да әлеге фондтан алынды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100