Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада махсус хәрби операция ветераннары белән очрашу узды
Район Советында «Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе»нең Кукмарадагы җирле бүлекчәсе утырышы узды. Анда хәрби хәрәкәт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, районның иҗтимагый оешма һәм учреждение вәкилләре катнашты, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.
Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, ТР Премьер-министры ярдәмчесе, «Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко, әлеге ассоциациянең Координация советы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев чыгыш ясады.
Киңәшмә махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланды.
Чыгышлардан соң сорауларга җавап бирделәр. Кунаклар шәһәрнең мөселман һәм православие зиратлары территориясендә «Дан Аллеясе»енә чәчәкләр салды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз