news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада машина йөртүче җәяүлене бәрдергән һәм качып киткән

Зыян күрүчене район үзәк дәваханәсенә озатканнар.

(Кукмара, 15 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 13 майда "KIA CEED" чит ил автомобиле шоферы җиде яшьлек укучыны бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте булган урыннан качкан. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Һәлакәт көндезге 13.30 сәгатьтә Эшчеләр тыкрыгы урамындагы 7нче йорт янында була. 67 яшьлек шофер сулга борылган вакытта юл йөрү кагыйдәләрен боза һәм юл аркылы чыгып баручы җиде яшьлек малайны бәрдерә, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсе.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүле төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчене район үзәк дәваханәсенә озатканнар, ә машина йөртүче һәлакәт булган урыннан качкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100