news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада мәктәп укучылары арасында «Бизнеска адымнар» муниципаль конкурсы үткәрелде

Кукмарада мәктәп укучылары арасында «Бизнеска адымнар» муниципаль конкурсы үткәрелде
Фото: Ризилә Корбанова, «Хезмәт даны»

Кукмарада мәктәп укучылары арасында «Бизнеска адымнар» муниципаль конкурсы узды. Аның кысаларында район Мәдәният йортының фойесында «Минем беренче бизнес» дигән номинациядә күргәзмә оештырылды, шулай ук укучылар «Иң яхшы бизнес проект» һәм «Иң яхшы бизнес идея» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим итте. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Әлеге конкурс районда дүртенче тапкыр үткәрелә. Аның төп максаты — балаларга кече яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирү, эшмәкәрлеккә беренче адымнар ясарга ярдәм итү. Елдан ел бәйгедә катнашучыларның саны арта. Быел өч номинациядә 120 укучы күргәзмәдә хезмәтләре, бизнес проект һәм идеяләре белән уртаклашты. Шулай ук чарада әлеге оста куллы укучыларның җитәкчеләре, әти-әниләре дә катнашты», — дип билгеләп үтте «Галактика» балалар иҗаты үзәге директоры Лира Усманова.

Янил мәктәбеннән Самира Ибраһимова һәм Софья Степанова курчакларга киемнәр тегү белән шөгыльләнә. Бизнес-проектларын «Әкияти стиль» дип атаганнар.

«Без унбиш кыз берләшеп, курчакларга күлмәкләр тегү белән шөгыльләнәбез. Хезмәтебезнең күп өлеше мәктәптә оештырылган «Уңган куллар» түгәрәгендә башкарыла. Кайбер эшләрне өйләргә дә алып кайтабыз. Бу проект бүгенге көндә бик актуаль булса да, якын-тирәдә аның белән шөгыльләнүче юк. Күлмәкләрне тегү өчен тукыма да күп кирәк түгел. Бер күлмәккә якынча 30-50 сантиметр тукыма җитә. Тегүгә керешкәнче киемнең өлгеләрен ясыйбыз. Бер күлмәк якынча 50-100 сумга төшә. Ә сату бәясе якынча 250-300 сум. Әгәр дә курчак белән бергә сатып алырга телиләр икән, бәясе дә кыйммәтрәк була. Алты айда безнең чыгымнар 3200 сумны тәшкил итте, ә чиста керем 7900 сум булды», — дип сөйләде кызлар.

Жюри кызларны игътибар белән тыңлап, эшләрен хуплады, шулай ук үзләренең тәкъдимнәрен дә кертте.

«Булдыргансыз, кызлар. Алга таба да эшегезне шулай дәвам итегез. Хәзерге вакытта токымлы этләргә киемнәр тегү модада. Шуңа күрә әлеге эш белән дә кызыксына аласыз. Аларның бәяләре дә күпкә югары», — диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Чулпан Хәнәфина.

Фото: Ризилә Корбанова, «Хезмәт даны»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100