news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада мәдәният-ял итү оешмалары хезмәткәрләренең методик семинары булды

Кукмарада мәдәният-ял итү оешмалары хезмәткәрләренең методик семинары булды
Фото: Ризилә Корбанова, «Хезмәт даны»

Кукмара районына «Мәдәни десант» төште: Әтнә, Балтач, Биектау, Питрәч, Саба, Теләче районнарының мәдәният-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләренең методик семинары узды. Очрашу Югары Чура мәдәният йортында башланып китте. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Чарада катнашучыларны «Татмәдәниресурс үзәге» директоры Алсу Мифтахова, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сәламләде.

«Соңгы берничә ел эчендә районда мәдәният өлкәсендә бик зур эш башкарылган. Яңа мәдәният үзәкләре төзелгән, ремонт сораганнары төзекләндерелгән. Мәдәният турында әйткәндә, безнең бөтен иҗтимагый тормышыбызга кагыла торган термин. Чөнки ул күпкырлы һәм чиксез. Мәдәният өлкәсенең үз проблемалары, киләчәккә үз планнары, бар. Бу сорауларның барысын да инициативалы кадрлар хәл итә. Бүген сез үзара аралаша, тәҗрибә уртаклаша алырсыз, киләчәккә яңа максатлар билгеләрсез дип ышанам», — диде Айгөл Әхмәтшина.

Алсу Мифтахова семинарда катнашучы җиде райондагы мәдәният учреждениеләренең эшчәнлегенә аерым тукталып, һәр тармакка бәя бирде.

«Һәрвакыт үсештә булырга, эзләнергә кирәк. Мәдәният-ял итү учреждениеләренең эш нәтиҗәсе күренергә тиеш. Әлеге өлкәдә хезмәт куючыларга да квалификацияләрен күтәрү өстендә тырышып хезмәт куярга кирәк, чөнки хәзерге заманда мәгълүмат бик тиз яңарып тора. Ә бездә бу эш аксый», — дип билгеләп үтте ул.

2019-2022 ел нәтиҗәләре буенча Кукмара районы мәдәният өлкәсендәге рейтингта 5нче урынны били, 2021 елда ул 14нче урында булган.

Кукмара районның мәдәни-ял итү учреждениеләрендә 2023 елда барлыгы 12967 чара үткәрелгән, шуның 1112се түләүле нигездә уздырылган. Аларда 700 меңнән артык кеше күңел ачкан.

«Мәдәният учреждениеләренә 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәргеләрне тартырга, барлык яшь категорияләре өчен мәгълүмати-агарту чаралары үткәрергә, мәдәни чараларны халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып, сыйфатлы итеп үткәрергә кирәк», — дип билгеләп үтте Алсу Мифтахова, мәдәни-ял итү үзәкләренең үсеше өчен тәкъдимнәрен җиткереп.

Шулай ук семинар барышында мәдәният алдынгылары бүләкләнде. Алга таба чарада катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, Югары Чура, Янил, Олыяз мәдәният йортларында эшләрен дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100