news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кукмарада «Мәчкәрә укулары» ачылды: Мәчетләр мәдәният, тәрбия йорты да булырга тиеш

«Мәчкәрә укулары» - яшь буынга татар милләтенең шәхесләрен белдерү, динебезнең чын, нык икәнен таныту чарасы», - диде дин әһелләре.

Кукмарада «Мәчкәрә укулары» ачылды: Мәчетләр мәдәният, тәрбия йорты да булырга тиеш
Зилә Мөбәрәкшина

Кукмарада «Бишенче мәчкәрә укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе башланды. Быел ул беренче тапкыр Россия күләмендә уздырыла. Чарада төрле дин әһелләре фикерләре белән чыгыш ясады.

«Мәчкәрә укулары» – Татарстан Диния Нәзарәтенең зур башлангычы. Укулар белән беррәттән халкыбызга тагын да зуррак идеяләр керә башлады. Хәзер мәчет янында кечкенә мәдрәсәләр салалар. Мәчетләр гыйбадәт йорты гына түгел, мәдәният, тәрбия йорты да булырга тиеш. Йөздән артык мәчеттә татар телен өйрәтәбез, 800дән артык мәчеттә гарәп телен өйрәнү мәктәпләре бар. Болар укулардан башлангыч алган чаралар», - диде чыгышында Татарстан Диния Нәзарәтенең «Аксакаллар шурасы» рәисе Айрат хәзрәт Әюпов.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә 20ләп районда шундый укулар бар. «Бу укуларның тәэсире зур. Бу - яшь буынга татар милләтенең шәхесләрен белдерү, динебезнең чын, нык икәнен таныту укулары. Шуңа күрә яшьләргә гыйлемне аңлатып калдырасы бар. Тормышыбыз акрын булса да динебез белән бергә атлаганын күрсәтә. Район башлыкларының да дингә кайтуларын, динебезгә йөзләре белән карауларын сизеп, куанабыз», - диде ул.

Дин галиме Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевка рәхмәтен әйтте. «Ул тырышмаса, бер ел эчендә «Хидәят» тәрбия үзәген ачып булмас иде. Мәчетләр салуга каршы килгән район башлыкларын беләм. Аяк чалучылар бик күп. Нурлат, Чистай, Арча һәм Кукмарада шундый үзәкләрнең булуы куандыра», - ди ул.

Кукмара районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин Мәчкәрә авылы мәдрәсәсендә физика, астрономия, мантыйк каллиграфия-язу, җыр һәм рәсем буенча да күнекмәләр бирелгән, гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнгәннәрен әйтте.

«Татар телен саклау, туган телебездә аралашуга ихтыяҗ тудыру - балалар бакчалары, мәктәпләрнең бурычы. Бүгенге җыеныбыз да милләтебез хакына, татарлыгызыбызны саклау, тарихыбызның мөкатдәс ядкярләрен үстерүгә багышлана. Мәктәпләрдә 20 елдан артык әхлак тәрбиясе укыталар. Узган ел без аны мәктәпләребезгә кертә алдык. Ел саен икешәр-өчәр мәктәпкә әхлак тәрбияләре дәресләрен кертәбез дип ниятлибез», - диде җитәкче.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин Мәчкәрә авылының имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыповка Мәчкәрә зиратын «үзенең өен караган кебек» карап торуы өчен рәхмәтен җиткерде.

«Бу - киләчәгебезне барлау. Тәрбия үзәгендә дә имамнарның тырышып эшләгәнен күрәбез. Авылдан чыгып киткән кешеләр нәсел-тамырларын эзләп кайтсалар, иң элек, мәхәллә имамына килә. Зираттагы каберлекләргә дә игътибар итә. Имамнарыбыз вәгазьче генә түгел», - диде ул.

Аның фикеренчә, «Мәчкәрә укулары»ның булуы – авылларның югалмаячагына дәлил. Ульяновск өлкәсе «Ак калфак» берлеге җитәкчесе Асия Мөлекова тумышы белән Мәчкәрә авылыннан. Ул борынгы зират турында балачак хатирәсен сөйләде. «Яшүсмер вакытта укытучылар безне: «Анда кешеләр күмелмәгән, анда кунаклар ята», дип, кисәтәләр иде. Зират каралмаган иде, шөкер, соңгы елда Мөнир хәзрәт ярдәме белән ул чистартты, ачылып китте. Мәчкәрә укулары дәвамлы булсын иде», - диде ул.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100