news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада мөселман яшьләре арасында республикакүләм турнир була

Хоккейдан тыш, программада шорт-трек та бар

 (Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Бу атна шимбә көнне, 7 февральдә, Кукмараның “Олимп” боз сараенда мөселман яшьләре арасында республикакүләм хоккей турниры үткәрелә.

Программада шулай ук шорт-трек та (тимераякта узышу) бар. Теләгән бар кеше катнаша ала. Спорт чаралары сәгать 9.00да башлана.

Бу хакта районның “Хезмәт даны” газетасы хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot