news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада мөселман мәдрәсәсенең 20 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды

Әлеге бәйрәмдә Казаннан, республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашты.

(Кукмара, 14 декабрь, "Татар-информ",  "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Район Мәдәният йортында Кукмара мөселман мәдрәсәсенең 20 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды. Әлеге бәйрәмдә Казаннан, республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән дәрәҗәле кунаклар, шушы мәдрәсәдә гыйлем алган һәм хәзерге шәкертләре катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Мәдрәсә үзенең ишекләрен беренче тапкыр 2008 елда ачкан, аңарчы укыту Үзәк мәчет бинасында алып барылган. Шушы вакыт эчендә ислам дине нигезләрен 1500 кеше үзләштергән.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Кәрибуллин истәлекле дата уңаеннан үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр, гыйлем йортының озын гомерле булуын теләделәр.

Сәхнәдә мәдрәсәнең тарихы турында видеоролик күрсәтелде, укучылар иҗадый номерлар белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100