news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада мөселман хатын-кызлары "Мөслимә" бәйгесендә ярышты

Бәйгедә катнашучылар Коръән сүрәләрен уку, артистлык осталыгын һәм башка сәләтләрен күрсәтте.

Кукмарада мөселман хатын-кызлары "Мөслимә" бәйгесендә ярышты
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 5 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара үзәк мәчетендә мөселман хатын-кызлары арасында "Мөслимә" бәйгесе үтте. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Конкурста дүрт команда: Балтач районнан – "Хәят", Казаннан -"Нәсыйхәт", Мамадыштан - "Иман нуры" һәм "Кукмара мөслимәләре" командалары катнашты. Аларның чыгышларын һәм җавапларын мәдрәсә мөгаллимнәреннән һәм кунаклардан торган жюри бәяләде.

Бәйгедә катнашучылар Коръән сүрәләрен уку, артистлык осталыгын һәм башка сәләтләрен күрсәтте.

- Без бары тик уңай тәэсирләр алдык. Барлык командалар көчле, катнашучылар – талантлы. Бу бәйгедә катнашуыбызга шатбыз. Безне җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт, - дип уртаклашты фикерләре белән конкурска килгән мөслимәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot