news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Мәүлидкә багышланган вәгазьләр үткәрелде

Кукмара районына Иорданиядәге Амман шәһәренең Халыкара ислам университеты профессоры Габдеразак Габдерахман Әс-Сәгъди килеп киткән.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Мәүлид аена багышлап, Татарстанның Кукмара районында төрле дини чаралар уздырыла башлады. Беренче чиратта, район Мәдәният йортында Мәүлид кичәсе үткәрелеп, шушы көннәрдә күренекле дин әһелләре мөселманнарны җыеп вәгазьләр уздырды, дип хәбәр Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

1 декабрьдә Кукмара Үзәк мәчетендә “Мөселманнар җыены” кысаларында, кукмаралылыр каршында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясаган. Ул зәкят һәм хәләл ризык мәсьәләләренә кагылышлы вәгазь сөйләде, шушы темаларга кагылышлы сорауларга җавап биргән.

2 декабрьдә исә Кукмара районына мәртәбәле чит ил кунагы – Иорданиядәге Амман шәһәренең Халыкара ислам университеты профессоры, Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. нәселенең 41 нче  буын вәкиле Габдеразак Габдерахман Әс-Сәгъди килгән. Ул көнне галим “Хәйрия” мәчетендә җомга намазын үткәрде, ахшам намазыннан соң Аш-Буҗи авылында вәгазь сөйләгән. Ә ястү намазыннан соң  аның катнашында Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе оештырылган. Галим вәгазьгә килүчеләрнең күп кенә сорауларына да җавап биргән.

Кичке вәгазьдә шулай ук Татарстан Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент вәкиле, конфессияара мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Илдар Сәлахов катнашкан. Ул экстремизм һәм терроризм мәсьәләсенә хәзерге глобаль сәясәт ракурсында аңлатма биреп, мөселманнарга мәгънәле киңәшләрен җиткергән. 

Җыенда Түбән Кама шәһәре имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Кукмара районы мөхтәсибе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин, район имамнары һәм мәдрәсә мөгаллимнәре дә катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100