Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада мәктәпне тәмамлаган 217 егет һәм кыз "Чыгарылыш кичәсе"нә җыйналды
51 укучы Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.
(Кукмара, 4 июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Кукмара районы мәктәпләрен быел 217 егет һәм кыз тәмамлады. Алар өчен бәйрәм чарасы Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда узды, дип яза kukmot-rt.ru сайты.
Чыгарылыш укучыларын, аларның әти-әниләре, укытучыларны, бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров котлады.
- Хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмгә килгән кунаклар, бүген без сезнең белән тантаналы, дулкынландыргыч чарага җыйналдык. Укучыларның уңышларында укытучыларның һәм, әлбәттә, әти-әниләрнең дә өлеше зур, - диде үзенең чыгышында Равия Каримуллина. – Сезне мәктәпне уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм, сезгә алдагы тормышыгызда сикәлтәсез юллар, хыялларыгызның тормышка ашуын телим.
Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән 51 егет-кызга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз