news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада мөхтәсиб сайланды

Әлеге вазыйфаны Рәдиф хәзрәт Тимергалиев алып барачак.

(Кукмара, 22 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара мөселман мәдрәсәсендә сөенечле зур вакыйга булды: район мөхтәсибе сайланды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, дин әһелләре, район халкы катнашты. Район мөхтәсибе итеп Рәдиф хәзрәт Тимергалиев сайланды.

Шул ук көнне мәдрәсәдә чыгарылыш кичәсе дә узды. 78 чыгарылыш шәкертенә шәһадәтнамәләр (диплом) тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot