news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар утырышына җыелды

Төп доклад белән мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясый.

(Кукмара, 23 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Кукмара муниципаль районында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышы ачылды. Аның эшендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

"Белем көне алдыннан традиция буенча узган уку елына йомгак ясап, яңа уку елына бурыч-максатлар билгелибез. Бүген Татарстан интенсив үсеш алучы инновацион республика. 2030 стратегиясендә төп өстенлек булып кеше капиталы билгеләнгән. Аның сыйфаты мәгариф системасы белән сыйфатлана. Нәтиҗәле белем бирү яшь татарстанлыларның көндәшлеккә сәләтен, республикада икътисади процесслар камилләшүенә китерә", - дип сәламләп, Рөстәм Миңнеханов нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

"Татарстан Республикасы мәгарифе - киләчәккә инвестицияләр" темасына утырышта төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясый. Ул быел киңәшмәнең форматы берникадәр үзгәргәнен әйтте. "Секция утырышлары эше июньдә үк башланды. Биш секция Кукмара районында, берсе Лаешта, тагын берсе Казанда үткәрелгән. 8-10 июльдә Бөтенроссия татар теле укытучылары съезды узды. 15 августта Алабугада мәктәп укытучыларының тугызынчы халыкара фестивале ачылып, 600 дән артык педагогны үзендә очраштырды. Казанда республиканың яшь мөгаллимнәрен укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узды", - диде.

  • Пленар утырышка кадәр Татарстан Президенты Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган укучылар белән очрашты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100