news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында семинар үткәрелде

Анда Кукмара, Саба, Балтач, Әтнә, Теләче районнарыннан килгән, барлыгы 170 мәдәният хезмәткәре катнашты.

(Кукмара, 21 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының республикада традицион мәдәниятне үстерү үзәге район Мәдәният йортында "Татарстан халыклары матди булмаган мәдәни мирасы: ачыклау, саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре" темасына семинар үткәрде, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

Семинарда Кукмара, Саба, Балтач, Әтнә, Теләче районнарыннан килгән, барлыгы 170 мәдәният хезмәткәре катнашты. Семинарның икенче өлеше Зур Сәрдек һәм Вахит мәдәният йортларында дәвам итте. Чарада катнашучыларга Зур Сәрдекнең "Сердәш" (җитәкчеләре - Рәмзия Хөсәенова) фольклор ансамбле "Чәчкә" (җитәкчеләре - Альмира Шәймәрданова) халык бию ансамбле белән берлектә "Туган якның рухи хәзинәсе" дигән райондагы матди булмаган мәдәни мирас объектлары үрнәкләре, Вахит авылы мәдәният йортының "Наза" фольклор ансамбле "Бәби туе" исемле гаилә-көнкүреш йоласыннан өзек тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100