news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган әлеге чара иҗат академиясендә үткәрелде.

(Кукмара, 8 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада өлкәннәрне хөрмәтләделәр. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган әлеге чара иҗат академиясендә үткәрелде.Бәйрәмгә чакырылган бер төркем пенсионерлар иң элек ресурс үзәгендә, "Кыңгырау" балалар бакчасында булдылар. Экскурсия вакытында алар биредә башкарылган эшләр белән таныштылар, дип яза kukmor-rt.ru.

Аннан соң очрашу иҗат академиясендә дәвам итте. Кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуровлар бәйрәм белән тәбрикләп, аларга исәнлек-саулык, тән сихәтлеге, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүләрен теләделәр. Очрашу беренче гимназиядә әзерләнгән бәйрәм табыны артында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100