news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә үткәрелде

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе "Добреев" кибете янында булды.

(Кукмара, 1 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кичз Кукмараның "Добреев" кибете яны иртәнге сәгатьләрдән үк шау-гөр килеп торды. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган ярминкә кукмаралыларны үзенә дәште. Шул арада урамда сетка белән суган, кишер, чөгендер күтәреп кайтучылар күренде, кибет тирәсендә машиналар да берсе килеп, берсе китеп, тыз-быз йөреп торды, җыр-музыка тавышы да ераклардан ишетелә иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Рәт-рәт булып тезелеп киткән сату нокталарында ниләр генә юк. Бакчачылар быелгы уңыштан канәгать, кайсысы белән генә аралашсаң да, "Аллага шөкер" дип җавап бирә.

Кәркәүчтән Рамил абый Әхмәтзакиров ярминкәгә бәрәңге алып килгән булган, ул шул арада сатып та бетергән. "Безне иң беренче сатып бетерде дип языгыз, - диде ул уен-көлке белән. – Ярминкәләрдә һәрвакыт катнашабыз, Казанга да йөрибез. Аллага шөкер, һәрвакыт продукциябезне яратып алалар. Менә бүген дә бер тонна бәрәңгене 10 сумнан берничә сәгать эчендә сатып та бетердек, елына күрә бу бәя начар түгел дип уйлыйм. Бәрәңге уңышы һәр хуҗалыкта диярлек әйбәт булды бит, үзебезнеке дә шәп чыкты: күп тә, эре дә, берсе берсе 900әр граммлылары булды. Андыйларны аерып калдырдык әле, укучылар ярминкәсенә алып килербез дип торабыз.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100