news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада өлкәннәр белән очрашуда актив ветераннарга бүләкләр тапшырылды

Районда өлкәннәр белән очрашу-бәйрәм узды.

Кукмарада өлкәннәр белән очрашуда актив ветераннарга бүләкләр тапшырылды

(Кукмара, 1 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрьдә Кукмара 4нче урта мәктәбендә районның актив ветераннарын бүләкләделәр. Очрашу авыл җирлекләренең һәм оешма-предприятиеләрнең башлангыч ветераннар советы рәисләре катнашында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ветераннар оешмасы рәисе Валентин Иванов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Алар кунакларны бәйрәм белән котлап, районда һәм республикада башкарылган эшләр белән таныштырдылар, өлкәннәрне борчыган проблемаларны хәл итү буенча күрелгән чаралар турында сөйләделәр.

"Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, шундый актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз", - диде Римма Ратникова.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Мәктәп укучылары куйган концерт та өлкәннәргә ошады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100