news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада "Җәлил укулары" әдәби бәйгесендә төрле телдә шигырь сөйләделәр

Бәйгенең зона этабында җиңү яулаучылар конкурсның финалына Казанга барачак.

Кукмарада "Җәлил укулары" әдәби бәйгесендә төрле телдә шигырь сөйләделәр
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең зона этабы үтте. Конкурсантлар татар, рус, инглиз телләрендә бөек язучының һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен сөйләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурста Алабуга, Менделеевск, Мамадыш, Саба, Әтнә, Балтач, Теләче, Арча, Кукмара районнарыннан 130дан артык нәфис сүз остасы чыгыш ясады.

Арча педагогия көллиятенең 3 курс студенты Адилә Әхмәтҗанова Муса Җәлилнең "Син онытырсың" дигән шигырен сөйләдем. Ул егетнең кызга карата булган онытылган мәхәббәте турында.

Бәйгенең зона этабында җиңү яулаучылар конкурсның финалына Казанга барачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100