Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада Ленинград камалышында катнашкан Хәтирә Салиховага истәлекле билге тапшырылды
Бүләкне район башлыгы тапшырды.
(Кукмара, 25 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген район башлыгы Сергей Димитриев Өлге авылында яшәүче Хәтирә Салиховага "Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә" дигән истәлек билгесе тапшырды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
"Авылда радиодан хәбәр иттеләр: "Сугыш башланды!" - дип. Бөтен кеше еларга тотынды. Тиздән яшь ир-егетләрне фронтка җибәрә башладылар, аннары – хатын-кызларны, шул исәптән мине дә. Ул чакта миңа 18 яшь иде. Мин Ленинград камалышында булдым. Ленинградка 70 чакрымны шуышып бардык, - дип искә ала Хатирә апа.
Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховлар ике кыз үстергәннәр. Асия Өлгедә яши, Әлфия- Казанда. Ике онык, биш оныкчык - әби белән бабайның куанычы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз