Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада "Үлемсез полк" акциясе узды
Әби-бабайларын, туганнарын, якыннарын сугышта югалткан һәркем әлеге акциягә бик теләп кушылды.
(Кукмара, 9 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Илебезнең барлык төбәкләрендә узган "Үлемсез полк" акциясенә Кукмара халкы да бик теләп кушылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Әлеге акция кысаларында яшьләр оешмалары, мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын һәм чәчәкләр тотып, Җиңү паркына юл алды.
Аларга әби-бабайларын, туганнарын, якыннарын сугышта югалткан башкалар да бик теләп кушылды. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз бүгенге бәйрәм көнендә шул рәвешле "сафка басты". Һәр портрет - үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер. Акциядә катнашучылар мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз