news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада "Лада Калина" мотоциклчыны бәрдергән

Мотоциклчы төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә җибәрелә

(Кукмара, 26 июнь,  "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 25 июньдә, кичке сәгать сигезенче яртыларда, Кукмараның Ленин урамында юл фаҗигасе була, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, "Лада Калина" автомобиле шоферы, Яр буе урамы ягыннан Ворошилов урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән вакытта урам чатында мотоциклчыны бәрдерә. Мотоциклчы төрле тән җәрәхәтләре белән Арча дәваханәсенә җибәрелә.

Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!

news_right_1
news_right_2
news_bot