news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада кышның иң зур хоккей вакыйгасы узды

Кукмараның Олимп Боз сараенда чын спорт бәйрәме гөрләде — «Олимп» (Кукмара) командасы белән «Хоккей легендалары» (Казан) арасында дусларча очрашу матчы узды. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Кукмара бозында шундый зур кунаклар кабул итү зур дәрәҗә», – дип сәламләде район башлыгы Сергей Димитриев.

Бу гадәти уен гына булмады, ә тәҗрибә, осталык һәм җиңү рухы очрашуы булды. Трибуналар тамашачылар белән тулды, җанатарларның тавышы бер мизгелгә дә тынмады. Боз өстендә чын йолдызлар чыгыш ясады.

Матчта татар һәм Россия хоккееның танылган уенчылары катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot