news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада кышкы спорт төрләре үзәге төзелә

Биредә чәй эчү, чишенү-киенү, юыну бүлмәләре, прокат базасы, чаңгылар, чаналар, карда йөрүче махсус техника да булачак.

(Кукмара, 13 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара тау итәгендә " Кукмара" кышкы спорт төрләре үзәге төзелә. Биредә чаңгы, чана, роллер һәм велосипедчылар күнегүләр уздырачак, дип яза kukmor-rt.ru.

Гаилә белән сәламәтлек сукмагында йөрү мөмкинлеге ачыла. Бу модуль Татарстанда беренче.

Биредә чәй эчү, чишенү-киенү, юыну бүлмәләре, прокат базасы, чаңгылар, чаналар, тирән карда йөрү өчен махсус техника булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot