news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада "Кыш озату" бәйрәмендә халыкка театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр

Олылар кайнар чәй һәм кыздырылган шашлыктан авыз итсә, балалар баллы мамык белән попкорнга өстенлек бирде, рәхәтләнеп батутта сикерде.

Кукмарада "Кыш озату" бәйрәмендә халыкка театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 24 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кыш белән яз тартышкан мәлдә һәр төбәктә Нәүрүзне каршы алу оештырыла. Шул уңайдан бүген шәһәрдә "Кыш озату" бәйрәме үткәрелде. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Комсомол мәйданында иртәдән моңлы, дәртле җырлар яңгыраса да, әллә көннең шундый болытлы, җилле булуы сәбәпчеме, әллә укучылар һәм студентларның укуда чагына туры килгәнгәме, мәйданда бәйрәм карарга килүчеләрнең саны артык күп түгел иде.

Изге теләкләр әйтеп, елның яхшы килүенә, уңыш күп булуга юрап, бәйрәмнең төп символы – карачкы яндырылды. Ни кызганыч, кукмаралыларның күбесе дөрләп янган әлеге курчакны күрми калды. Чөнки көн төшкә авышканда халык җыйнала гына башлады әле.

Үзешчән сәнгать эшчәннәренең җырлары, район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән театральләштерелгән тамашасы, биюләр кукмаралыларның һәм кунакларның күңеленә хуш килде.

Мәйданда күңел ачу һәм сәүдә нокталары эшләп торды. Олылар кайнар чәй һәм кыздырылган шашлыктан авыз итсә, балалар баллы мамык белән попкорнга өстенлек бирде, рәхәтләнеп батутта сикерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot