Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада "Куркынычсыз хәрәкәт" акциясе үткәрелде
Акция барышында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 4 очрагы теркәлде.
(Кукмара, 6 сентябрь, "Хезмәт даны"). "Игътибар - балалар!" оператив-профилактик чарасының икенче этабы кысаларында Кукмараның "Ручеек" балалар бакчасы янындагы идарә ителми торган җәяүлеләр кичүендә "Куркынычсыз хәрәкәт" акциясе үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Әлеге акциянең төп максаты - юл фаҗигаләренең санын киметү, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасында юл йөрү культурасы булдыру. Манзарас урта мәктәбе волонтерлары җәяүлеләргә юлны тиешле урыннардан гына чыгарга яраганлыгын, ә машина йөртүчеләргә җәяүлеләргә юл бирергә кирәклеген исләренә төшерделәр.
Акция барышында юл йөрү кагыйдәләре бозуның 4 очрагы теркәлде. Шуның берсе - балаларны саклагыч җайланма булмау, өчесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз