news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Курган делегациясе иҗтимагый тирәлекне төзекләндерү тәҗрибәсен өйрәнде

Алар Кукмараның Нурминкә буенда, үзәк паркта булды, металл савыт-саба заводы белән танышкан.

Кукмарада Курган делегациясе иҗтимагый тирәлекне төзекләндерү тәҗрибәсен өйрәнде
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 29 май, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Иҗтимагый тирәлекне төзекләндерү өлкәсендәге тәҗрибәне өйрәнү максаты белән Кукмара районында Курган өлкәсеннән делегация булып китте. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Кунаклар Кукмараның Нурминкә буенда, үзәк паркта булды, металл савыт-саба заводы белән танышкан.

"Бүген Кукмарага төрле дәрәҗәдәге белгечләр командасы килде. Болар – муниципаль берәмлек башлыклары, хөкүмәт, җирле үзидарә вәкилләре. Без дә шәһәр тирәлеген матурлау белән шөгыльләнәбез.

Төзекләндерү буенча лидерлар сафында булган Татарстанга тәҗрибә уртаклашу максаты белән сәфәр оештырылды. Хәзер сезнең район белән танышабыз. Әйтергә кирәк, сезнең шәһәрдә алган тәэсирләребез гаять зур. Төзекләндерү буенча проектларны гамәлгә ашыручы кешеләр белән аралаштык. Чыннан да, сезнең күрсәтерлек уңышларыгыз бар", - дип сөйләде Курган өлкәсенең архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегенең баш белгече Владимир Влеско.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100