news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада "Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе булды

Фестиваль барышында кукмаралылар һәм районыбыз кунаклары рәхәтләнеп күңел ачты һәм ярминкәдә үзләренә кирәкле әйберләрне сатып ала алды.

(Кукмара, 31 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе үтте. Әлеге бәйрәм матур традициягә әйләнеп, быел өченче тапкыр үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, әкият геройлары парады бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Алар чарада катнашучыларны Яңа ел белән тәбрикләп, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уены оештырдылар.

Авыл җирлекләре һәм мәктәп коллективлары сату мәйданчыкларында үзләренең товарларын тәкъдим иттеләр. Монда каз-үрдәк, бал, агач эшләнмәләр һәм, әлбәттә, итекләр сатып алырга була иде.

Бәйрәм кунакларын Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, шулай ук сату рәтләре белән танышты.

Бәйрәмдә катнашучылар үзешчәе артистларның чыгышларын тыңлап рәхәтләнеп ял иттеләр, балалар кызыклы уеннарда катнаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot