news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада балалар ясаган 250 кош оясы тәкъдим ителде

Кукмарада балалар ясаган 250 кош оясы тәкъдим ителде
"Хезмәт даны"

Кукмараның Атлас Булатов исемендәге паркта Кошлар бәйрәме үткәрелде. Анда сыерчык ояларыннан күргәзмә, кош оялары ясау буенча мастер-класслар оештырылды.

«Галактика» балалар иҗат үзәге җитәкчесе Лира Усманованың сүзләренчә, күргәзмәдә районның 31 мәктәбеннән килгән укучылар катнашты. Шулай ук бәйрәмдә өч балалар бакчасы коллективы да бар иде. Анда барлыгы 250 сыерчык оясы тәкъдим ителде, ә 23 укучы мастер-класс күрсәтте.

Кош ояларының ниндиләре генә юк: бизәкләрнең төрлелегеннән күзләр камаша. Билгеле, бу укучыларның гына түгел, ә әти-әниләр, укытучыларның да тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

«Кошлар көне – балалар бакчалары, мәктәпләр өчен зур бәйрәм. Аны ел саен үткәрү матур традициягә әверелде. Ул балаларга табигатьне сакларга кирәклеген аңлату максатыннан үткәрелә. Конкурс белән кызыксыналар, хәтта кызлар да әти-әниләре белән берлектә кош оялары ясап алып килә. Аларны бәяләгәндә балалар катнашында ясалганлыгына, үзенчәлекле булуына игътибар итәбез һәм ул быелгы эш булырга тиеш», – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot