news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада коррекция мәктәбе укучылары мини-футбол уйнадылар

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да спортка тарту мөһим мәсьәлә булып тора.

(Кукмара, 9 ноябрь, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Кукмараның "Ялкын" яшүсмерләр клубында прокуратура хезмәткәрләре һәм коррекция мәктәбе укучылары очрашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да спортка тарту мөһим мәсьәлә булып тора.

Мәчкәрә мәктәбендә белем алучы укучыларның да, әлегә район дәрәҗәсендә булса да, чемпион калырлыклары бар. Мәсәлән, Кукмарадан Руслан Нигъмәтҗанов район ярышларында бер генә тапкыр катнашмый һәм призлы урыннар яулап килә.

Бу дусларча очрашу да балалар күңелендә уңай тәэсирләр генә калдыргандыр. Бәлки ул тагын да югарырак үрләр яуларга этәргеч бирер.

news_right_1
news_right_2
news_bot