Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада Коръән һәм Намаз укучылар бәйгеләре җиңүчеләре бүләкләнде
Бәйгеләрдә катнашучыларның барысына да татлы күчтәнәчләр, ә җиңүчеләргә бүләк һәм махсус Дипломнар тапшырылды.
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Март аеның ахыргы шимбә көнендә Кукмара шәһәрендә ике дини бәйге – районкүләм Коръән укучылар һәм Намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде.
Биредә Коръән укучылар бәйгесе 25 ел үткәрелә. Әлеге ярышта балалар да, олылар да катнашты. Алар яше һәм Коръән сүрәләрен яттан белү буенча төрле төркемнәргә бүленде. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яше буенча катнашучылар 7 яшькә кадәрге балалар, 8 – 11 яшьлек балалар, 12 – 17 яшьлек яшүсмерләр, 18 яшьтән башлап олылар төркемнәренә бүленде. Коръән сүрәләрен яттан белү буенча төркемнәр: 5 сүрә; 10 сүрә; 20 сүрә; “Йәсин” яки “Тәбәрак” сүрәләре.
Быелгы бәйгедә 163 бала (78 малай, 85 кыз) һәм 46 өлкән (14 ир-егет, 32 хатын-кыз) – барлыгы 209 кеше катнашты. Һәр катнашучыга күчтәнәч, призлы урын алучыларга исә бүләкләр тапшырылды.
Балалар өчен генә оештырылган Намаз укучылар бәйгесе районда инде өченче ел үткәрелә. Анда катнашкан балалар төп 3 төркемгә бүленде: беренче төркемдә 1 – 2 сыйныф укучылары намаз уку буенча осталыкларын күрсәтсә, икенче һәм өченче төкемнәрдә 3 – 4 һәм 5 – 6 сыйныф укучылары үзара ярышты. Намаз укып күрсәтүдән тыш, балалар үз яшенә туры килә торган дини сорауларга да җавап бирде.
Конкурста 39 малай һәм 43 кыз катнашты. Аларның барысына да татлы күчтәнәчләр, ә җиңүчеләргә бүләк һәм махсус Дипломнар тапшырылды.
Әлеге бәйгедә катнашкан малай һәм кызларны Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтшина Айгөл Мәсхүт кызы сәламләп, үз теләк-тәбрикләүләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз