news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе булды

Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе булды
Фото: http://kukmor-rt.ru/

Кукмара районы мөхтәсибәтенең «Туеш» мәхәлләсе бүләкләренә «Мин Коръәнне яратам!» дип исемләнгән Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайты Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.

Анда Кукмара районы мәчетләренең Коръән ятлау түгәрәкләренә йөрүче, шулай ук Казан, Әлмәт, Мамадыш, Теләче, Балтач, Сабадан килгән 4 яшьтән 15 яшькә кадәрге малайлар катнашты.

Бәйге Нәбә-Нәс (8-15 яшь, 12-15 яшь), Духа-Нәс (8-11 яшь, 12-15 яшь), Фил-Нәс (8-11 яшь), башлангыч (4-7 яшь) төркемнәрдә узды.

Һәрбер катнашучыга «тәмле» күчтәнәчләр, ә төркемнәрдә җиңүчеләргә исә диплом, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Балаларны Коръән хафизлардан гына торган дәрәҗәле хөкемдарлар бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100